Решаем вместе
Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Расскажите об этом

СМИ о нашем лагере

СМИ о нашем лагере

“Этнос”та җәйге лагерь

 

Этнос”та җәйге лагерь

Опубликовано 02.07.2021 02:00

Төмән шәһәренең Парфеново микрорайонында урнашкан “Этнос” балаларга гомуми белем бирү үзәгендә 22 нче июнь көнне “Туган чыганаклар” җәйге татар этнокомпонентлы лагерьның ябылу чарасы узды. Лагерьның төп максаты - татар телен, җыр-биюләрен, әдәбиятын, мәдәниятен, милли бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм мәхәббәт тәрбияләү, төрле милләтләргә карата хөрмәт булдыру, үзара дус, ярдәмләшеп яшәргә өйрәтү иде. Балаларның ял көннәрен күңелле, файдалы уздырыр өчен укытучылар программаны төптән уйлап, кызыктыргыч-мавыктыргыч итеп төзегәннәр.

Лагерь үзенең эшен 1 нче июньнән башлап җибәрде. Балаларны ике отрядка бүлгәннәр. “Дуслык” һәм “Татарлар” отрядларының татар телендә девизлары да булды. Сменаның беренче көне яңа тәэсирләргә шактый бай булды: балалар үзара танышып, лагерьда булу кагыйдәләрен өйрәнделәр, бәйрәм программасында катнаштылар, рәсем ясадылар һәм уйнадылар. 3 июнь көнне «Милли кухня көне» узды. Балалар төрле татар ашларының презентациясен карадылар, «Милли камыр ризыклары» дигән кроссворд чиштеләр. Балаларны бигрәк тә «Могҗиза камыр» мастер-классы шатландырды, алар үзләре дә камырдан төрле ризыклар пешерделәр. Шушы вакыт эчендә «Тынычлык һәм толерантлык көне», «Уен һәм юмор көне», «Туган як көне», «Сменаның иң яхшы артисты» конкурслары уздырылды. «Халык биюе көне»ндә хореограф-куючы, «Төмән таңнары» ансамбле артисты Умар Батукаев «Биергә – димәк, яшәргә» дигән мастер–класс үткәрде. Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган чарада балалар «Тукай урыннары буйлап виртуаль сәяхәттә булдылар, «Туган тел», “Төмән өлкәсе һәйкәлләре» танып-белү уеннарында актив катнаштылар. Шулай ук балалар микрорайондагы урамнар белән таныштылар. Җәмигъ мәчетендә Галимҗан хәзрәт Бикмуллин белән очрашып, ул аларга ислам диненең йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Йомшак уенчыкларны модельләштерү һәм конструкцияләү дәресләрендә балалар «Песи», «Куян» тектеләр. Хореография дәресендә «Күбәләк» татар халык биюен өйрәнделәр. “Шүрәле”, “Өч кыз”, “Су анасы” әкиятләрен яратып карадылар. Һәр яңа көн һавада хәрәкәтле уеннар белән баетылып, балаларга белем, сәләт, осталык, күтәренке кәеф, онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.

Лагерьның ябылу кичәсендә кунакларны каршылап үзәк җитәкчесе Гөлнара Сәгыйтова чыгыш ясады. Ул балалар белән аралашып, лагерь турында фикерләрен белеште, күңелле яллар теләде. Чара барышында балалар биредә өйрәнгән матур биюләр, татар халык җырларын башкардылар, төрле уеннар, викториналарда теләп катнаштылар. Әти-әниләре, әби-бабайлары өчен балаларның кул эшләреннән булдырылган күргәзмә тәкъдим ителде.

Рәүфә КАНГАЗИНА